КамАЗ хезмәткәрләре ялдан чыкты

КамАЗ хезмәткәрләре ике атналык ялдан чыкты. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.

КамАЗ вәкилләре ялларының беренче һәм икенче өлешләре 11–17 гыйнвар һәм 4–8 май аралыгына туры килде. Штат режимында сату, җитештерүне планлаштыру, лизинг, җиһазларны планлы төзекләндерү һәм яңарту белән шөгыльләнүче бүлекләр эшләвен дәвам иткән. Бу көннән төп продукцияне җитештерүне эшләтеп җибәргәннәр. Августның калган алты эш көнендә КамАЗ 1,2 мең автомобиль чыгарырга җыена. Ел башыннан предприятие 25 меңнән артык автомобиль җитештергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

КамАЗ КамАЗ хезмәткәрләре

Көн хәбәре