Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.
Бу көннәрдә Казан Россия – АСЕАН саммитын кабул итә, ул безнең ил белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе арасында мөнәсәбәтләр урнашуга 35 ел тулуга багышлана. Саммит Россия һәм АСЕАН стратегик партнерлыгы тарихында алтынчы булачак.
Бу мәйданчык – Ассоциация белән хезмәттәшлекнең җитди бурычлары турында фикер алышу өчен төп форум, ул аны төрле юнәлешләрдә алга таба үстерүгә этәргеч бирергә, шулай ук безнең илләрнең тигез хокуклылык һәм үзара хөрмәт принципларына нигезләнгән гадел күп полярлы дөнья тәртибен алга этәрүгә уртак омтылышын расларга тиеш. Иң югары дәрәҗәдәге әлеге очрашу Евразиядә төп региональ берләшмәләр – АСЕАН, ШОС һәм ЕАЭС базасында мөнәсәбәтләрне ныгытуда аеруча мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез