Камчаткада 1952 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булган. Магнитудасы 8,7 гә җиткән, дип яза ТАСС.
Сахалин өлкәсендәге Төньяк Курильск порты һәм балык промышленносте предприятиесен цунами баскан. Моннан тыш, стена Петропавловск-Камчатскийдагы 15 нче балалар бакчасы бинасында җимерелгән, корбаннар юк.
Сахалин өлкәсе хакимияте Төньяк Курильскта җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерү буенча эшне оештырган. Өлкә губернаторы Валерий Лимаренко хәбәр иткәнчә, ашыгыч хезмәтләр тулы куәтенә эшли. Ул шулай ук вәзгыять контроль астында, дип өстәде. Камчатка дәүләт учреждениеләрендә эш көнен 13:00 гә кадәр кыскартылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез