Иҗатчыларның таланты балаларына да күчүен тиеш дип кабул итәбез. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның улы Камил дә – иҗат юлын сайлаган, тик башка юнәлешен. Мәскәүдә, данлыклы ГИТИСта белем алучы егетнең «Россия-1» телеканалы төшерә торган яңа сериалда төп рольләрнең берсен башкаруы турында мәгълүм булды. Һәммәсе хакында да Камил Йосыповның үзеннән сораштык.
Казан – Мәскәү арасы
– Камил, күптән түгел Казанга кайткан идең, сагындырдымы?
– Әйе, Казанга гел сагыну хисе алып кайта мине. Әти-әниемне, гаилә җылылыгын сагынып кайтам.
– Ә ни өчен алайса Мәскәүне сайладың? Казаннан китү авыр булмадымы?
– Беренчедән, Мәскәү – безнең бөек илебезнең башкаласы. Монда, башка шәһәрләр белән чагыштырганда, мөмкинлекләр дә күбрәк. Бигрәк тә мин сайлаган һәм киләчәктә камилләшергә теләгән өлкәдә.
Миңа калса, кеше бер темпта, бер тирәлектә генә озак яши алмый. Мин Казан тизлегенә ияләнеп беткән идем инде, Мәскәүгә күченгәч, бөтенләй яңа төрле мохиткә килеп эләктем. Мондагы тормыш агымын ошаттым.
– Син сайлаган өлкә, дигәннән, Татарстанның кино сәнгатенә нинди бәя бирер идең?
– Ул әле үсә башлады гына. Яхшы режиссерлар, Татарстанда төшерелгән яхшы фильмнар бар, киләчәктә алар тагын да күбрәк булачак дип уйлыйм. Бездә үз эшенең осталары җитәрлек, әмма булганнары да күбесенчә читкә китә. Алар, әйтик, Мәскәүдә кино сәнгатенең ни дәрәҗәдә яхшы оештырылуын аңлый.
– Ә татар спектаклендә роль тәкъдим итсәләр, ризалашыр идеңме?
– Татарча камил сөйләшсәм, әлбәттә, бик теләп ризалашыр идем. Безнең искиткеч драматурглар, таң калдырырлык спектакльләребез бар. Аларны бүген дә куялар, алар бүген дә актуаль.
– Әти-әниең, туганнарың белән нинди телдә сөйләшәсең, Камил?
– Кызганычка, без урыс телендә аралашабыз. Татарча эндәшсәләр, аңлыйм, билгеле. Мин бүгенге тормышымның күп өлешен урыс мохитендә үткәрәм, шуңа да татарча сөйләм телем бик аксый.
– Якыннарың синең читтә булуыңа ияләнеп беттеме, ничек уйлыйсың?
– Ияләнгәннәрдер. Иң мөһиме – алар миңа ышаналар. Ә ышану – ул башка кеше тарафыннан бирелә торган иң мөһим сыйфат. Мин ул ышанычны нәкъ менә гаиләмнән алам.
Тәҗрибә
– Күптән түгел әниең (Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева. – Ред.) «Россия-1» телеканалы төшерүче яңа сериалда төп рольләрнең берсен уйнавың турында хәбәр иткән иде. Шул турыда сөйлә әле.
– Сериалны кыш көне күрсәтергә тиешләр. Әлегә мәш килеп төшерәбез. Бик кызыклы процесс. Әлеге проектта катнашырга тәкъдим иткәч, бик сөендем, әлбәттә. Киләчәктә дә тырышырга иде инде.
– Ун елдан соң үзеңне кайда һәм кем итеп күрәсең?
– Дөресен генә әйткәндә, бик авыр сорау бу. Мин киләчәк турында артык бирелеп уйлаучылар рәтеннән түгел. Уйласам да, планнар төзесәм дә, аларны башымда тотам.
Блиц-сораштыру
– Кино яки театр?
– Кино.
– Фильм яки спектакль?
– Фильм.
– Өстәл китабың?
– Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» әсәре.
– Синең өчен тугрылык нәрсә ул?
– Бик киң төшенчә ул. Әгәр таррак мәгънәдә карасаң, үзеңә, үз эшеңә һәм туган ягыңа тугры булып калу ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез