Бүген Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Камил Кәримовның “Исемсез хат” китабын тәкъдир итү чарасы булды.
Басмада язучының бәян һәм истәлекләре урын алган. Ул аны җиде ел буе иҗат иткән. “Нигә шул кадәр озак?” дигән сорауга: “ Мин үзем кичергән вакыйгаларга гына таянып язам. Кайбер кешеләрнең язмышы үзгәргәнен, үземә нинди җавап киләсен, шулай ук ахыры ничек бетәсен көттем. Мин һәр нәрсәне шулай язам. 7-8 ел иҗат итү – минем өчен гадәти күренеш. Чөнки мин ул вакыйганың азагын да күрергә тиеш”, – дип җавап бирде Камил Кәримов.
Язучы Алмаз Хәмзин әлеге китап белән илһамланып, җыр да иҗат иткән. “Исемсез хат” җырын хәзер Рәфинә Ганиуллина башкара. Яңа басманы тәкъдир итү чарасында автор җырны үзе башкарды. Аңа Камил Кәримов та кушылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез