Сменада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм мәктәп активистлары бар. Сменаның төп максаты – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.
Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» проектларының фәнни җитәкчесе Әдип Әлмир сәламләде.
– Без сезне бик көттек. Форум башланганчы һава торышы үз холкын күрсәтеп алган булса да, ачылу тантанасына, хәтта табигатьтә безгә елмая. Иң көтеп алган кунакларыбыз ул сез – сәлкешләр! Ачылу тантанасын рәхмәт сүзләреннән башлыйсы килә. Ел дәвамында «Сәләт» берләшмәсенә ярдәм иткән зур командага, шушы команданың капитаны – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре министрлыгына, Татарстан хакимиятенә, Алексеевск районы командасына рәхмәт, – диде Айгөл Габдрахманова.
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар да катнашты: Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ирек Шәйхетдинов.
– Монда килү – зур бәйрәм. Шуңа сезне бәйрәм белән котлыйм. Изге җирләрдә үткәрелә торган форум республика өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим. Оештыручыларга рәхмәт! Тырышып укыгыз белем алыгыз, яңа дуслар табыгыз һәм бу дуслыкны саклагыз. Мондый уникаль проект бары Татарстанда гына бар, – дип белдерде Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Камил Ногаев Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
– «Сәләт» сөрәннәрен ишеткәч, яшәрәп киткән төсле буласың. Яңа көч белән яшисе килә. Бу ел Россиядә Владимир Путин указы нигезендә Халыклар бердәмлеге елы итеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы итеп игълан ителде. Россиядә 190ннан күбрәк, ә Татарстанда 180гә якын милләт вәкиле дус-тату яши. Мондый байлык бер илдә дә юк. «Сәләт» – тел, мәдәният, тарих, мәгърифәтне популярлаштыру юнәлешендә бик зур эш башкара. Нинди генә милләттән булсак та, без бердәм булырга тиеш. Бердәмлектә – көч! – диде Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев.
Котлауларга Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ирек Шәйхетдинов та кушылды. Ул балаларга яхшы яллар, кызыклы дәресләр, яхшы кәеф һәм һава торышы теләде.
Cмена программасы үз эчендә алты юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, тамырлар, экология һәм лидерлык. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырыла.
Һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләячәк. «Иҗат» кысаларында «Бию», «Театр» һәм «Музыка» лабораторияләре тормышка ашырылачак, аларда катнашучылар тәҗрибәле остазлары белән бергә татар телендә уникаль иҗади продуктлар булдырып, аларны форумның соңгы кичендә гала-концертта тәкъдим итәчәк.
«Медиа» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Видео» һәм «Нейрочелтәрләр» эшләячәк. «Видео» лабораториясендә медиа-индустриянең әйдәп баручы экспертлары җитәкчелегендә катнашучылар социаль челтәрләр, блоглар, туры эфирлар, шоулар, репортажлар һәм кыска форматлар өчен контент булдырачак. Ә «Нейрочелтәр» лабораториясендә – нейрочелтәр технологияләрен һәм ясалма фәһем сервисларын кулланып аудио, видео һәм сурәтләр булдырачаклар.
Заманча өлкәгә караган «Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Программалаштыру» һәм «Робототехника» эшләячәк. Аларда катнашучылар фикердәшләре һәм тәҗрибәле остазлары белән берлектә үзләренең уникаль һәм инновацион ИТ-продуктларын – сайтлар, ботлар, механикалаштырылган җайланмаларны төзи алачак. Катнашучыларның эш нәтиҗәләре форум мәйданчыгындагы күргәзмәдә күрсәтеләчәк.
«Биләр. Тамырлар» юнәлеше кысаларында «Археология», «Тарих» һәм «Рувики» лабораторияләре эшләячәк. А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының әйдәп баручы галимнәре җитәкчелегендә катнашучылар Биләр шәһәрлегендә чын археологик казуларда катнашачаклар, стратиграфияне, керамика типологиясен, камераль эшкәртүне һәм кыр көндәлекләрен тутыруны үзләштерәчәкләр. «Тарих» лабораториясе интерактив лекцияләр һәм чыганаклар белән эшләү аша Идел Болгары, Биләр, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихын тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.«Рувики» лабораториясендә катнашучылар энциклопедик мәкаләләр язу буенча остаханәләр узачаклар, вики-билгеләр нигезләренә һәм чыганакларга сылтамаларны рәсмиләштерүгә өйрәнәчәкләр.
«Лидерлык» юнәлешендә муниципаль берәмлекләргә күрсәтелгән квоталар буенча Сәләт клублары һәм «Сәләт-Адымнар» класслары катнаша. Алар лидерлык, командада эшләү күнекмәләрен үстерәчәк.
«Экология» юнәлеше 2 лабораториядән тора: «Пластик» һәм «Тукымалар». «Пластик» лабораториясендә пакетлардан аксессуарлар, капкачлардан картиналар ясалачак. «Тукымалар» лабораториясендә экопринт, яңадан эшкәртү һәм иҗадилык аша кием белән эш алып барылачак.
Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәреләчәк, шулай ук «ЭкоСәләт» махсус проекты мәйданчыгы эшләячәк.
Сменада катнаша алмаган сәләтлеләр өчен үз эшен «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе дәвам итәчәк. Cәләтнең ВКонтакте рәсми аккаунтларында трансляцияләр һәркемне Биләргә алып кайтачак һәм иҗат мохитенә чумдырачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
«Сәләт»нең рәсми сайты http://selet.biz/tat/
«Сәләт» форумының рәсми сайты https://biler.selet.biz/
«ВКонтакте» төркеме https://vk.com/selet.official
Телеграм-канал https://t.me/seletofficial
Rutube https://rutube.ru/channel/46220347/
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез