Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев федераль хакимияткә туган телләрне саклауга кагылышлы мөрәҗәгать җибәрүне сорады. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында әйтте.
Мин русча уйлыйм, ләкин үземне татар дип саныйм. Елена Ямпольская (РФ Президенты киңәшчесе) белдергәнчә, әгәр синең туган телең (рус) түгел, ә татар теле икән, Ватан сиңа исәп тотмый? Бу бит гайре табигый хәл! Һәм моңа беркем дә бәя бирмәде”, – диде депутат.
Камил Ногаев әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы елларында үз Ватанын төрле милләт кешеләре бергә яклаган.
“Хәзер егетләр махсус хәрби операциядә катнашалар. Бөек Ватан сугышы вакытында татарлар Советлар Союзы Геройлары буларак дүртенче урынны алды. Руслар, украиннар, белоруслар, аннары татарлар булды”, – диде ул.
Камил Ногаев сүзләренчә, совет чорында ул Ульяновск өлкәсендә яшәгән. “Ул вакытта бу төбәкнең татар авылларында тугызынчы сыйныфка кадәр укучылар татар телендә укыды, – дип искә алды ул. – Хәтта Якутиядә дә Бөек Ватан сугышы вакытында татарлар яшәгән җирдә татар теле укытыла иде әле. Телләр – байлык бит ул! Күпмилләтле Россиядә аларны саклап калырга кирәк.
Депутат искәрткәнчә, Ямпольская Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат булган. “Ник ул безнең авылларны күрмәгәнме әллә? Ул шәхсән мине, татар буларак, рәнҗетте”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез