Газетага язылу

Камил Сәмигуллин Мәүлид ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Мәүлид ае якынлашып килү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

«Бүген, кояш баю белән, мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, яки сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән Мәүлид ае җитә.

Быел Мәүлид ае, изге җомга белән башланып, җомга белән тәмамланачак. Ә Аллаһның Илчесе кояш чыга торган иң яхшы көн – җомга дип әйткән. Пәйгамбәребезнең бу һәм башка сүзләре, үгет-нәсыйхәтләре, үрнәге – барысы да мөэмин-мөселманнар иярергә тиешле хак юлдыр, Коръәннән соң ислам нигезләренең берсе булган Сөннәт. Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәргән һәм кешелек өчен һәр нәрсәдә өлге итеп куйган. Һичшиксез, әгәр без барлык эшләребездә сөннәткә таянсак, бәла-казалардан имин булырбыз һәм ике дөнья бәхетенә ирешербез. Коръәндә әйтелә:

«Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаламаячак» (»Әл-Әнфәл» сүрәсе, 33 нче аять). Бу аятьне ишеткәч, үзеннән-үзе сорау туа: безнең арада Рәсүелебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм булмагач, хәзерге заман мөселманнарына, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ничек ирешергә соң? Җавап бик гади: сөннәте яшәсә, мөселман дин кардәшләребез «әһле сөннәт» юлыннан атласа, аның тәгълиматыннан һәм яшәү рәвешеннән язмаса, бу Пәйгамбәребезнең безнең арада икәнлеген аңлатачак.

Кадерле дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аенда Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтү, аның сирасын (тормыш юлын) өйрәнү, үзе һәм аның гүзәл сыйфатлары турында вәгазьләр тыңлау, аның пәйгамбәрлек иткән вакытларын һәм аның шул бөек чорда булган гаҗәеп вакыйгаларны һәм могҗизаларны искә төшерү дөрес санала. Бу күркәм чаралар халык арасында Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның сөннәтенә карата мәхәббәт тәрбияли, хак ислам кыйммәтләрен саклый һәм бөтен кешелек дөньясы өчен уртак булган мәңгелек әхлакый төшенчәләр – мәрхәмәт, гаделлек, гыйлемлелек, ата-ананы кайгырту, хатын-кызларга хөрмәт, балаларны сөю, күршеләр белән татулык турында искә төшерә.

Аллаһы Тәгалә безгә мөкатдәс әфәндебез, кешелеккә җибәрелгән соңгы Рәсүлебез, адәм балаларын гөнаһтан дәвалаучы һәм һидаятькә юнәлтүче, Кыямәт Көнендә барлык мөселманнар өчен шәфәгать кылучы, бу дөньяда хөрмәтлеләрнең иң хөрмәтлесе һәм бакыйлыкта иң мәртәбәле зат Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең пакь Сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп итсен. Әмин».

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре