Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бүләкне дини хезмәтенең 45 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү барышында тапшырды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камил хәзрәт югары бүләккә җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына, милли рухи мирасны саклауга, Россия халыклары һәм традицион конфессияләре вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен лаек булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез