Автомобиль салонында намаз укырга, вәгазь тыңларга мөмкин.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин “Батыр” батальонының полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаевка мобиль мәчет ачкычларын тапшырган. Бу хакта “KazanFirst” Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. “Көпчәкле” мәчет УАЗ автомобилендә урнашкан.
Мөфтият “Батырларга – Татарстан мөселманнарыннан” хәйрия акциясе буенча моның өчен махсус рәвештә акча җыю оештырган. Диния нәзарәте җыелган акчага 2 УАЗ машинасы сатып алган һәм аларны мәчет рәвешенә керткән. Автомобильләр юлсыз урыннардан да йөри ала. Аларның салоннарында намаз укырга, вәгазь тыңларга мөмкин. Идән, стенасы һәм түшәмнәре су, тавыш кермәслек итеп, җылылык чыкмаслык итеп эшләнгән. Идәннәренә ковролин җәелгән, салоннары, юарга уңайлы булсын өчен, ясалма күн белән тышланган.
Мобиль мәчетләр полк имамнары үтенече буенча кондиционер, РЭБ средстволары, кыйбланы билгеләү өчен компас, мини-китапханә белән тәэмин ителгән. Автомобильләрдән, дини бурычлар үтәүдән тыш, хәрби частьләргә бару, яралыларны озату, дарулар, азык-төлек ташу өчен дә файдаланылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез