Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Диннәр һәм халыклар дуслыгы турында ассызыклап әйтелде»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәис Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

– Махсус хәрби операция темасына урын бирелде. Монда сүз матди яктан булышу турында гына бармый. Аларның күңелләре гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш. Моңа, минемчә, хәрбиләрнең дин тоту иреген саклау мәсьәләсе дә керәдер, – диде ул. – Юлламада диннәр һәм халыклар арасындагы дуслык турында ассызыклап әйтелде. Бу бик мөһим. Хәләл туклану, индустрия, финанслар телгә алынды. Бу, әлбәттә, куандыра. Рәисебезгә бу мәсьәләләрне күтәрүе өчен рәхмәт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре