Камилә Вәлиева допинг аркасында югалткан медальләрен кире кайтармаган

Казаннан фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева допинг аркасында үзеннән алынган медальләренең берсен дә кире кайтармаган. Бу хакта “ТАСС” яза.

Ул 2022 елгы Европа чемпионатында яулаган алтын медаленнән, шулай ук Россия чемпионатларының алтын (2021 елда), көмеш (2022) һәм бронза (2023) медальләреннән мәхрүм калган. Моннан тыш Камилә Россиянең Гран-при финалында (2023 ел) яулаган көмеш медален һәм турнирның аерым этаптагы медальләрен югалткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре