Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Кытай башкаласы Пекинда «Россиядә эшләнгән» дигән күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан.
Камилә тәүге тапкыр 2023 елда тәкъдим ителгән «Пыялада бию» программасы белән чыгыш ясаган. Кытайдагы чыгышының видеосы социаль челтәрләргә урнаштырылган. 2022 елгы Олимпия уеннарыннан соң 19 яшьлек спортчының Пекинда тәүге чыгышы бу.
«Россиядә эшләнгән» күргәзмәсе, Россия ярдәмендә, Solana Shopping Park сәүдә үзәгендә оештырылган.
Күргәзмә Россия Президенты Владимир Путинның Кытайга рәсми визиты алдыннан, 28-30 августта уздырыла. Анда Россиянең 26 төбәгеннән 40тан артыграк компания катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез