Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (ВАДА) фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевадан Швейцария федераль судында апелляциясе инкарь ителү сәбәпле компенсация түләтергә ниятли. Бу хакта “ТАСС” ВАДАның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“ВАДА акча түләтүгә бәйле рәвештә Вәлиева командасы белән элемтәгә керде”, - дип сөйләп үткәннәр агентлыкка.
2024 елның октябрендә Швейцариядә суд Вәлиеваны дисквалификацияләү турында Спорт арбитраж суды (CAS) карарына апелляцияне инкарь иткән. Судның йомгаклау нәтиҗәсендә билгеләп үтелгәнчә, Вәлиева Тимераякта шуучылар халыкара берлегенә ((ISU) һәм WADAга 8 мең Швейцария франкы (бүгенге курс буенча – 869,2 мең сум) күләмендә компенсация түләргә тиеш.
Кичә мәгълүм булганча, Вәлиева CAS карары буенча мәхрүм ителгән медальләрен кире кайтармаган әле.
Исегезгә төшербез: CAS 2024 елның гыйнвар ахырында Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен 4 елга дисквалификацияләде. Вәлиева 5 титулдан, шул исәптән Олимпия медаленнән һәм Европа чемпионы исеменнән мәхрүм ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез