Газетага язылу

Кан басымын дарусыз гына төшереп буламы?

Укучыбыз: «Элек-электән кан басымы югары. Дару эчкәч рәтләнгән кебек була да, көннең икенче яртысында тагын күтәрелә. Төймә ашап та туйдым. Соңгы арада организмым шул даруларга ияләшеп, файдасы да тими башлады кебек. Кан басымын дарулардан башка гына төшереп буламы?» дип сораган.

Сорауга табиб-терапевт Зөлфия КАСЫЙМОВА җавап бирә:

– Кан басымы югары булган кешеләргә йөрәкне ныгыта һәмкан басымын төшерә торган азык-төлек ашарга кирәк. Бу исемлеккә яшел чәй, лимон, кара миләш, имбир, балан,мүк җиләге, миндаль, ачы борыч, сарымсак, майсызландырылган сөт, шпинат,көнбагыш, фасоль, пешкән бәрәңге, банан, кузаклылар, кара шоколад керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре