Табиб әйтүенчә, рассольник та файдалы ашлар исәбенә керми. Кан басымын бик зур саннарга кадәр күтәрергә, бөерләргә нык кына «сугарга» мөмкин чөнки. Шулай ук солянка файдасызрак аш булып тора. Аларның төп кимчелеге – бик тозлы булуында. Хәер, ашның тозы җиңелрәк икән, әлләни борчыласы юк. «Әмма гадәттә без солянка, рассольникны тозлырак итеп пешерергә күнеккәнбез. Шуңа күрә бигрәк тә гипертониядән, бөер авыруларыннан интегүчеләргә аларны кулланмау хәерлерәк булачак», – дигән фикердә табиб.
Кузгалак ашына килгәндә,зыяны үсемлекнең кислотасына бәйле. Беренчедән, кислота кальцийны сөякләрдән «юып» чыгара. Икенчедән, оксалат матдәсе бөерләрдә пәке кебек үткен ташлар барлыкка китерә, дип басым ясап әйткән белгеч.
«Подагра, бөерләргә таш утырудан интегүчеләргә кузгалак кына түгел, яшел төстәге башка яшелчәне дә саграк кулланырга кирәк кирәк», – дип билгеләп үткән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез