Кандидатлар  һәм аларның сәяси программалары белән танышырга ярдәм итә торган интернет-сервисы эшли башлады

21 июльдән кандидатлар һәм аларның сәяси программалары белән танышырга ярдәм итә торган “ПолитМаркет” интернет-сервисы (политмаркет.рф) эшли башлады.

“Без, кандидатларның программалары һәм документларын эзләү, өйрәнүгә кешеләрнең күп вакытын исраф итмәс өчен, КФУның политология кафедрасы белән ПолитМаркет булдырдык. Безнең максат – аралашу, үзара элемтәгә чыгуны җиңеләйтү өчен сайлаучыларга һәм кандидатларга яңа мәйданчык бирү”, – ди Бөтенроссия политологлар бәйгесендә җиңгән А.Кутилов.

Проектның сайтында теләгендә булган һәркем үзенең сәяси карашын билгеләү мөмкинлеге бирә торган тест уза ала. Сервис тест нәтиҗәләре буенча кешегә үзенең сәяси карашларына иң югары дәрәҗәдә туры килә торган кандидатлар исемлеген тәкъдим итә. Кандидат, тест узып, сайтта үзенең профилен терки ала.
Сайлаучылар үзләре дә теркәлергә һәм, хәбәрләрен күзәтеп бару, шулай ук үзенең мөрәҗәгатьләрен җибәрү өчен, кандидатның профиленә язылырга мөмкин.

Проектта катнашуга сайлаучылар белән аралашырга теләүче барлык кандидатлар һәм сәяси яктан актив кешеләрнең һәммәсе чакырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

кандидат “ПолитМаркет” интернет-сервисы

Көн хәбәре