Каникуллардан соң урта һәм югары сыйныф укучылары дистанцион укуга күчерелә

19 октябрьдән Мәскәүдә 6-11нче сыйныф укучыларын дистанцион укытуга күчерү турында карар кабул ителгән. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр итте.

Ә 1-5нче сыйныф укучылары каникулдан соң мәктәпләрдә укыячак.

Мэр сүзләренчә, ике атналык каникулларның нәтиҗәсе булган. Авыручылар арасында балалар саны 19%тан 11%ка кадәр кимегән.

Өлкән сыйныф укучыларының COVID-19 белән зарарлану куркынычы күбрәк булганлыктан алар өйдә укуга күчәчәген әйткән мэр. Шулай ук алар башлангыч сыйныф укучыларына караганда "читтән укуга" тизрәк җайлаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

мәктәп коронавирус ковид

Көн хәбәре