Канлы дүшәмбе. Күрше республикада – фаҗига

Ижау шәһәренең Пушкин урамындагы 88 нче мәктәбенә дәрес вакытында билгесез ир-ат класска кереп, ут ача. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 15 кешенең гомере өзелә. Шуларның унбере – мәктәп укучылары. Араларында 7, 10, 11 һәм 15 яшьлекләре бар. Тагын 24 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Ут ачкан ир-ат соңрак үз-үзен үтерә...

Җинаять эше кузгатылды

Рәсми мәгълүматларга караганда, мәктәпкә үтеп кергән зат кара киемнән, балаклавадан була. Кергәндә үк ул каравылчыны үтерә. Шуннан соң мәктәп буенча китә. Күпчелек балалар һәм укытучылар кабинетларда бикләнергә өлгерә. Ул арада социаль челтәрләрдә балаларның мәктәп территориясеннән йөгереп чыгулары, махсус хезмәтләрнең килүләрен күрсәткән фото һәм видеоязмалары таралды. Балалар исә бикләнеп утырган җирләреннән фото һәм видеолар урнаштыра башлый...

Сәгать 11 тулып киткәч Удмуртия башлыгы Александр Бречалов мәктәпкә һөҗүм иткән кешенең үз-үзен үтерүе хакында хәбәр итте. Ул арада белем йортын тулысынча камап алып, эвакуация эшләре башкарыла иде.

  Тикшерүләр күрсәткәнчә, җинаятьченең өс киеменә нацистлар символикасы төшерелгән була. Соңрак аның Артем Казанцев исемле кеше булуы ачыкланды. Ул 1988 елгы, элегрәк шушы мәктәптә укыган да. Тикшерүчеләр ул яшәгән 9 катлы йортта да тентү оештырган. Россия Гвардиясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, мәктәпкә һөҗүм итүченең мәете янында хәрби патроннар, шулай ук буш һәм патроннар белән җиһазландырылган ике травматик пистолет табылган. Коралга ия кеше буларак Артем учетта тормаган. Аның каравы җинаятьченең психоневрологик диспансерда учетта булуы билгеле.

Удмуртиядә өч көнлек матәм көне игълан ителде. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең якыннарына психологик һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк. Россия Җинаять кодексының ике маддәсе («Ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» һәм «Законсыз корал сатып алу, саклау һәм йөртү»)  буенча эш кузгатылды.

Удмуртияне генә түгел, әлеге вакыйга бөтен илне тетрәндерде. Казан исә кабат узган елның канлы май аен искә алгандыр... Күршеләрнең кайгысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты. «Мәрхәмәтсез һөҗүм нәтиҗәсендә балаларның гомере өзелүен аңлау авыр. Бу хәл Татарстан халкын зур кайгыга салды. Республика халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән вафат булганнарның гаиләләренең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», – диелә аның Удмуртия башлыгы исеменә язылган телеграммасында.

Казан мэриясе дә кайгы уртаклашты: «Без Ижаудагы мәктәптә булган фаҗигадән тетрәндек. Удмуртия халкы белән бергә кайгырабыз. Без сезнең ни кичергәнне яхшы аңлыйбыз. Йөрәгебез һәм уйларыбыз белән».

Шаһитлар ни ди?

«Күпләрдә паника иде». Мәктәпнең технология укытучысы Дмитрий Викторович балаларның «канлы дүшәмбе»сен әнә шулай тасвирлый. Ничек итеп укучылар белән мәктәп бинасыннан чыгулары турында ул вакыйга урынында эшләгән матбугат чаралары вәкилләренә сөйләгән: «Башта бассейн артына качтык, аннан койма аша йөгердек. Күршедәге балалар бакчасына качмакчы идек, әмма тәрәзәдән күренербез, куркыныч туар дип, «Сбербанк» бүлекчәсенә киттек. Балаларның күбесендә паника башланды. Банк хезмәткәрләренә рәхмәт, су да бирделәр, урын да. Аннары инде балаларны ата-аналары килеп алды. Башкалар ничек качкандыр, безнең кабинетның аерым ишеге бар. Шуның аркасында гына кеше күзенә күренми кача алдык».

Ижевскида яшәүче милләттәшебез – өч бала анасы. Газизләре 84 нче номерлы мәктәптә белем ала. Фаҗига булган мәктәп алардан ерак түгел. «88 нче мәктәптә атыш булганнан соң, бик күп туганнар, танышлар: «Синең балаларың кайсы мәктәптә?» – дип хәл-әхвәл белеште. Әлеге мәктәп шәһәр администрациясеннән ерак түгел. 1200 бала укый анда. Бүген барлык мәктәпләрдә икенче смена дистанцион укытуга күчте. Бернинди түгәрәкләр дә булмаячак. Балаларны укудан дәресләр беткәнче килеп алдылар. Минем балалар үзләре кайтты. Өйгә кайтуга, укытучыга хәбәр җибәрдек. Бу җинаятьне кылган кешегә кеше дип әйтергә дә тел әйләнми. Нинди дөньядыр бу, әйеме?»– дип сөйләде ул.

Без дә әлеге вакыйгада зыян күрүчеләрнең, вафат булганнарның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Чиксез сабырлык һәм кайгыны җиңәрлек көч телибез!

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күргәннәргә тиешле ярдәм күрсәтү өчен Ижау шәһәренә белгечләр җибәрде. Казан һәм Чаллыдан ике бригада табиблар китте. Казаннан Ми-8

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://ria.ru/20220926/strelba-1819477023.html

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Чулпан Гарифуллина мәктәп Ижау Ижауда атыш мәктәптә атыш

Көн хәбәре