Исегезгә төшерәбез: 2010 елда без: «…капиталистик җәмгыять тә үзенә табут капкачын кадаклаучыны көтә башлады», – дип язган идек һәм кешелексез җәмгыятьнең үлемен процент капиталына бәйләп исәпләүләр ясап күрсәткән идек. Ике ел элек без ул фикерне тагын бер шәрехләдек: «Без яшәгән икътисадый система дәвалап булмаслык чирле. Чирнең билгеләре тормышның бөтен тармакларында да күзәтелә: бурычлар болытларга килеп терәлде, күчемсез милек базары бөтен дөньяда зур җимерелү этабында, җитештерелгән технологик продукция бернигә дә ярамый, техноген катастрофаларга китерә...» – дип яздык. BlackRock директоры Ларри Финк болайрак яза: «АКШның дәүләт бурычы буенча процент ставкалары Америка икътисады җимерелүенә сәбәп булырга мөмкин. Бурыч буенча түләүләр контрольдән чыгачак, һәм доллар үзенең тотрыклылыгын югалтачак. Күпләр инде АКШның дәүләт бурычы контрольдән чыкты дип саный, шуңа күрә инвесторлар башка активларга – кыйммәтле металларга, нефть продуктларына күчә».
Мәгълүмат китерик: BlackRock – дөньядагы иң зур инвестиция компаниясе. Аның милке Германия, Россия, Бразилия, Япониянең эчке тулай продуктын бергә кушканнан да зуррак. Дөньядагы иң зур хедж-фонд «Bridgewater Associates»ка нигез салган Рэй Далио да: «Хәзерге фиат акча (бәясе кыйммәтле металл белән тәэмин ителмәгән акча. – Ред.) тәртибе, эчке сәяси тәртип һәм халыкара геосәяси тәртип җимерелә, шуңа күрә без сугышлар чигендә торабыз», – дип чаң суга.
Атна бик киеренке башланып килә. Европа белән АКШ каршылыгы конфликт дәрәҗәсенә якыная. Брюссельдә һәм Европа дәүләтләре башкалаларында Трампка ничек җавап бирү турында баш ваталар, чөнки аның яңа игълан ителгән сәясәте икътисадның астын өскә китерә. Европадан менә шундый хәбәр килде: «Алманиянең Deutsche Bank банкы фикеренчә, АКШ белән яңа каршылыкка җавап итеп, Европа Америка активларын сата башларга мөмкин, һәм бу долларның кискен төшүенә китерәчәк. Deutsche Bank мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Европа АКШның акцияләре һәм облигацияләрендә якынча 8 триллион доллар тота. Deutsche Bank аналитиклары билгеләп үтә: бүген АКШның төп бер зәгыйфь урыны бар: ул – бөтен дөнья хисабына яшәү. Европа АКШны финанслауны дәвам иттерергә теләмәскә мөмкин». Нинди зур турбулентлык вәгъдә ителүен аңлыйсыздыр. Европада бу сценарийны теләмиләр, ахыр чиктә генә кулланырлар, чөнки АКШ кына түгел, үзләре дә йөзтүбән капланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез