Капкаларга 1 мең Җиңү йолдызы беркетеләчәк

Балтач районының Норма мәктәбе элеккеге традицияләрне дәвам итеп, илебезгә Бөек Җиңү бүләк иткән ир-егетләр турында хәтер яңарту тәкъдиме белән чыккан. 1 Май көнне шушы җирлектән сугышта катнашкан авыл кешеләренең капкаларына йолдызлар беркетүгә старт бирелгән. Оештыручылар фикеренчә, хәтер яңарту укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов әйтүенчә, Норма мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллинаның инициативасын бик хуплап кабул иткәннәр.

– Бу хакта үзебез дә борчылып йөри идек. Соңгы елларда кешеләр агач капкаларын, калайга алыштыргач, күп кенә йолдызлар юкка чыкты. Чапшар авылында берәү иске капкасын сүткәндә, тактасы белән саклап калган. Бу эш барлыгы 7 авылда башкарылачак. Чараны 4 майга төгәлләргә җыенабыз, – ди Радик Шәрипҗанов.

Чапшар авыл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева белдергәнчә, авыл халкына әлеге чара зур бәйрәм кебек булган. Җиңүгә өлеш керткән, әмма моңарчы белмәгән кешеләрнең исемнәре ачыкланган.

– Авылдашыбыз Шәүкәт Гаязов сугышта катнашкан барлык бабайларның тарихларын барлады, мәгълүматларны хәтта Мәскәү архивларыннан кадәр җыйды. Чапшарлылар безне капка төбендә матур киемнәр киеп, бабаларының плакатларын, әләмнәр җилфердәтеп каршы алды. Бәдыгый Хисамов Берлинга кадәр барып җиткән. Аның турында Гадел Кутуй китапларында телгә алган. Беренче йолдызларны Хисамовлар капкасына беркеттек. Яу кырларыннан кайтучыларның капкасында –кызыл, сугыш кырларында һәлак булганнарныкында ике катлы кара һәм кызыл төстәгесе балкый, – ди Гүзәлия Вәлиева.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәрия Мифтахова Балтач Бөек Җиңүгә – 75 ел

Көн хәбәре