Азнакай районының Карамалы авылында яшәүче Зәрә Миргасыймова менә шундый искиткеч видео җибәрде безгә. Кичә авыл халкы менә шулай итеп кыр казлары китүен шаккатып күзәткән.
– Бу кадәрле күп кыр казының җылы якларга берьюлы киткәнен күргәнебез юк иде әле. Бик күп иде алар, – диде ул.
Шушы авылда яшәүче Гүзәлия Төхвәтуллина әйтүенчә, видеога бер төркем генә төшерелгән. Шушындый тагын 5-6 төркем киткән ул көнне.
– Нинди тавыш соң бу, дип урамга чыгып карагач, шаккаттык. Зур-зур төркемнәр булып очтылар кошкайлар. Авыл халкы өчен бик мәгънәле, матур күренеш булды бу, – диде ул.
Зөһрә Садыйкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез