Караоке-барда 30дан артык кеше тереләй янган

Вьетнамдагы караоке-барда ким дигәндә 32 кеше тереләй янган. Бу турыда җирле матбугат чаралары хәбәр итә.

6 сентябрь көнне бинаның икенче катын ут ялмап ала. Кешеләр капкында калган сыман булган, чөнки куе төтен баскыч өлешен биләп, авария вакытында чыгу юлын каплаган. Клитентлар һәм пресонал тереләй янганнар.

Төтеннән кемдер балконга чыгып, кемдер тәрәзәдән сикереп котылырга тырышып караган. Коточкыч фаҗигадан соң Вьетнамның премьер министры Фам Минь Чин куркыныч югары булган урыннарны, бигрәк тә караоке-барларны тикшерергә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре