Газетага язылу

Кардиолог инфаркттан үлмәс өчен «ашыгыч ярдәм»не кайчан чакыртырга икәнен аңлатты

Инфаркт билгеләре пәйда булганда, кайберәүләр табибларга вакытында мөрәҗәгать итми, һәм мондый очраклар, ни кызганыч, үлем-китем белән төгәлләнә.

Кардиолог Ольга Дворина “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Табиб әйтүенчә, “түзәргә кирәк – үзеннән- үзе бетәр әле”, дип утырырга һич тә ярамый. Чир билгеләре пәйда булуга, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. “Йөрәк мускулының (миокард) түбәнге өлешенә инфаркт булганда, укшыта, костыра, һәм бу еш кына агулану билгесе кебек кенә кабул ителә. Мондый очракта бердәнбер дөрес гамәл – ул да булса “Ашыгыч ярдәм” чакырту һәм, мөстәкыйль дәваланырга маташып, алтындай кыйммәтле вакытны әрәм итмәү”. – дип билгеләп үткән белгеч.

Дворина шулай ук кинәт хәлсезләнү һәм салкын тир бәреп чыгуның аеруча сагайтырга тиешлеген искәрткән. “Мондый халәт һәрвакыт кан тамырлары “һәлакәте” турында сөйли. Бу очракта “үзеннән-үзе бетәр әле”, дип уйларга һич  ярамый”, – дип билгеләп үткән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре