Танылган кардиохирург, милләттәшебез Ренат Акчуринны кайчан һәм кайда җирләячәкләре билгеле булды. Әлеге мәгълүматны Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә аның улы Максим Акчурин хәбәр итте.
Ренат Акчуринны 9 октябрьдә Мәскәүнең Троекуровск зиратына җирләячәкләр. Хушлашу мәрасиме шул ук көнне 10.00 сәгатьтә Мясников исемендәге клиник кардиология институтында башланачак.
Искәртеп үтик: академик, фән докторы, профессор Ренат Акчурин 6 октябрьдә вафат булды.
Ренат Сөләйман улы Акчурин — Россиянең легендар шәхесләре рәтендә. Хирург-виртуоз, абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты. Ул Россиядә һәм чит илләрдә кардиохирургиядә уникаль юнәлешләрне үстергән галим һәм белгеч буларак билгеле. Аңа үз гомерләрен меңләгән кеше ышанып тапшырган. Аның пациентлары арасында Россия президенты Борис Ельциннан башлап дәүләтнең беренче затлары да, һәм бөтенләй гади кешеләр дә булган. Ренат Сөләйман улы дистәләгән еллар Татарстан белән тыгыз элемтәдә торды. 2011 елдан, нигез салынганнан бирле, табиблар клубын җитәкләгән. Ренат Сөләймановичның туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез