Кариев театры язгы концертка чакыра

8 май 18:00 сәгатьтә Кариев театрында "Хәтер елгасы" дип исемләнгән концерт булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Яз – табигатьнең һәм күңелнең уяну чоры, яңа тормыш башы. Хатирәләрне яңартып, яңа көч һәм өмет белән киләчәккә карар вакыт та ул. «Хәтер елгасы» концерты – тамашачыларыбызга бездән язгы бүләк. Яраткан җырларны тыңлап, күңел түрендәге истәлекләрне барлыйк, йөрәкләребезнең тибешен тыңлыйк әле. Һәрберебезнекен", - диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Кариев театры

Көн хәбәре