Бүген Казанның «Ризван» мәчетендә «Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты, Татарстанның атказанган артисты Кәрим (Кәримулла) Габидуллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасименә гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде, дип яза Татар-информ.
- Кәримулла Хәбибулла улы Габидуллин 1945 елның 9 сентябрендә Казанда туа. 1963 елда Казан химия-технология институтына укырга керә, укыганда Киров исемендәге мәдәният йортының джаз-оркестрында шөгыльләнә. 1969 елда аңа Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың иҗат коллективында музыкант булып эшләргә тәкъдим итәләр. 1973 елдан ул Авзалова чыгышларын озата барган «Казан утлары» инструменталь ансамбленең музыкаль җитәкчесе була. Габидуллин филармониянең эстрада-концерт бүлегендә 2000 елга кадәр эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез