Карина Шиһапова: «Волонтерга салада да эш җитәрлек»

Ярдәмнәрен кемгә тәкъдим итәргә белми утыручылар да юк түгел. Мамадыш районының иреклеләр хәрәкәте үзәген җитәкләүче, «3D – Дорога добрых дел» һәм башка проектлар авторы Карина Шиһапова әнә шулай ди. Кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда волонтер булуның нинди үзенчәлекләре бар? Үсмер яшьтәгеләр игелекле гамәлләр кылудан ни өчен ояла? Без аның белән әнә шулар турында сөйләштек.

«Баштарак волонтерларга сәерсенеп карадылар...»

Каринаны туган районына кайтып, волонтерлык үзәге ачарга менә нәрсә этәргән:

– Мин кечкенә авылда туып үстем. Зур шәһәрләрдә волонтерлар турында күп сөйләсәләр, без бу турыда ишетеп тә белми идек. Ә бит волонтерлар һәр җирлектә бар. Аларга авылда да эш җитәрлек. Ләкин башка берәүләргә ярдәм итәргә ашкынып торучылар үзләренең волонтер булуын да, ярдәмнәрен тәкъдим итәр өчен кая мөрәҗәгать итәсен дә белми. Волонтерлар өчен уздырыла торган форумнар, төрле грант программалары турында әйтеп тә тормыйм инде. Мамадышка кайтып, бу мәсьәләне хәл итәсем килде. Бу игелекле җаннарга волонтерлык турында сөйләргә, ярдәм итә алу өчен мөмкинлек тудырырга теләдем. Һәм әкренләп бу теләгемне чынга ашырам кебек. Безнең үзәк турында белүчеләр, ярдәм тәкъдим итеп яки ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр көннән-көн арта.

Моның өчен Карина һәм аның командасы шәһәр һәм авыл мәктәпләренә барып, «Тормыш дәресләре» уздыра, шунда ук актив балалар белән танышып, бераздан бергә эшли башлый икән.

– Волонтер булырга теләк белдерүчеләргә «Добро.ру» сайты турында сөйлибез. Алар анда теркәлеп, махсус курслар узарга тиеш була. Бу – төп таләпләребезнең берсе. Ярдәм итүнең дә үз җае, тәртибе бар бит. Ул ярдәмең зыян түгел, файда китерсен, дисәң, әлбәттә, – ди әңгәмәдәшебез.

Карина Шиһапова сүзләренчә, баштарак җирле халык волонтерларга сәерсенеп, шикләнеп караган. Аеруча, өлкән яшьтәгеләр. Хәзер инде ярдәмчеләрен әллә кайдан танып алып, ачык йөз белән каршы алалар икән.

– Кечкенәрәк шәһәрдә эшләүнең тагын бер уңай ягы – мәгълүматның тиз таралуы. Безнең турында да бик тиз белеп алдылар. Хәзер инде һәрберебезне диярлек беләләр, ярдәмнән баш тартмыйлар. Алай гына да түгел, булышчыларын тәмле чәй белән сыйлап җибәрүчеләр дә бар әле, – ди Карина, елмаеп.

Яше дә, карты да

Волонтерлык үзәге шәһәрнең Яшьләр үзәге базасында эшли. Хәзерге вакытта үзәктә даими рәвештә эшләүче 30лап волонтер исәпләнә икән. Шул ук вакытта «3D – Дорога добрых дел» үз канаты астына район мәктәпләренә карый торган 10 отрядны алган. Барысын бергә санасаң, район волонтерларының саны 100дән арта, ди Карина.

– Аларның күпчелеге – мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылар. Өлкән сыйныф укучылары белән аерым, кечкенәләр белән аерым эшлибез. Шәһәрнең Политехник көллиятендә дә волонтерлык отряды бар. Эшли торган яшьләр, урта яшьтәгеләр дә безнең хәрәкәткә битараф түгел. Безнең сафта «көмеш», ягъни өлкән яшьтәге волонтерлар булу белән дә горурланабыз. Ярдәм итәргә ашкынып торучыларның күп булуы төрле юнәлешләрдә эшләргә мөмкинлек бирә.

Өлкән яшьтәге, ялгыз кешеләргә булышу таләп ителсә дә, төрле чаралар уздырасы булса да ярдәмгә килә алар. Моннан тыш, күпбалалы яки, киресенчә, тормышлары бик үк барып чыкмаган гаиләләрдә, приютларда тәрбияләнгән балалар өчен төрле мастер-класслар оештыралар, йортсыз калган эт-мәчеләргә ярдәм итәләр, чисталык өмәләре уздыралар.

– Мобилизациягә эләккән ир-атларның гаиләләрен дә ялгыз калдырмыйбыз – кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаштык. Безнең волонтерларның 70 проценты диярлек – авылда яшәүчеләр. Алар да үз җирлекләрендә бик актив эшлиләр. Авылда яшәүче волонтерларның күзләре яна, алар белән эшләү тагын да рәхәтрәк. Үз җирлекләрендә генә яткырмыйбыз, төрле форумнарга, конкурсларга җибәрергә тырышабыз, грант программаларында катнашабыз. Алар үзләренең кирәк булуын, нинди зур эш башкаруларын аңларга тиеш, – дип сөйләде волонтерлык үзәге җитәкчесе.

«Үсмерләр башкаларга ярдәм итәргә ояла...»

Әңгәмәдәшебездән үсмерләр белән эшләүнең үзенчәлекләрен дә сораштык. Яшь буын игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләр белән таныш түгел, диючеләр дә бар бит.

– Безнең күпчелек волонтерларыбыз – 15–18 яшьлекләр. Аларның эчке дөньясы, теләк-максатлары белән бераз булса да танышырга өлгергән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: хәзерге яшьләр бу төшенчәләр белән бик яхшы таныш. Ләкин алар үзләрендәге шушы күркәм сыйфатларны каядыр тирәнгә күмеп куйган да, күрсәтергә оялалар. Аеруча егетләр. Күп кенә үсмерләр, башка берәүгә ярдәм итүләрен яшьтәшләре дөрес аңламас, көләрләр, дип борчыла. Бу курку волонтер булып йөрүче яшьтәшләре, аларның эшчәнлеге белән якыннан танышкач юкка чыга. Шуңа да аларның башкаларга ярдәм итү теләген күреп алып, вакытында дөрес юнәлеш бирергә кирәк, – ди Карина. – Үсмерлек яшенә җиткән егет-кызлар үзләрен табарга, башкалардан аерылып торырга тырыша, дөньяны үзгәртергә тели. Волонтерлык хәрәкәтенә кушылганнары бу теләкләрен кешеләргә ярдәм итеп, чынга ашыра. Алай гына да түгел, алар үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карый. Иң кызыклы идеяләрне дә нәкъ менә яшьләребез тәкъдим итә. Алар  белән эшләү рәхәт.

Каринаның хыялы – яшьләргә башкаларга ярдәм итүнең ояла торган гамәл булмавын аңлату, аларга һәм башка буын вәкилләренә волонтерлыкның кызыклы булуын исбатлау.

– Татарстанда волонтерлык хәрәкәтенә бик зур игътибар бирелә. Бу – үзеңне күрсәтү өчен дә файдалы өлкә. Республикада төрледән-төрле грант программалары, форумнар уздырыла, киләсе җәйдә волонтерлар өчен лагерь да оештырылачак. Кыскасы, бөтен мөмкинлек тә бар, теләк кенә кирәк! – ди Карина.

Лилия Гыймазова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Лилия Гыймазова

Көн хәбәре