Республикада атна ахырына кадәр көн саен кар-буран, көчле җил көтелә. Ә инде киләсе атна башында суыта. Сишәмбедә –16 градуска кадәр суык булыр дип фаразлана.
Шимбә Татарстанда җепшек кар, буран, бозлавык көтелә. Көндез +1...–4, төнлә –1...–6 градус. Якшәмбе көнне дә кар ява. Төнге сәгатьләрдә –2...–7 градус суык. Көндез кар-буран әкренләп туктап, температура 0...–5 градус аралыгында торачак. Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе көнне янә буран дулаячак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –2...–7, төнлә –6...–11 градус күрсәтәчәк. Ә инде сишәмбе – 16 ноябрь төнендә Татарстанда бик нык суыта. Синоптиклар -11-16 градуска кадәр суык буласын фаразлый. Көндез һава температурасы -3-8 градус. Бу көнне явым-төшем көтелми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез