Газетага язылу

Картага акча күчергән өчен кемнәрне тикшерәчәкләре турында мәгълүм булды

Россиядә 10 миллион чамасы кеше карталарына акча күчерелү сәбәпле Федераль салым хезмәтенең күз уңына эләгергә мөмкин. Бу хакта «Ивестия» яза.

Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, биредә сүз счетларына даими рәвештә төрле кешеләрдән бер үк төрле күләмдә акча килеп торган кешеләр турында бара.
Белгечләр әйтүенчә, илдә 7-10 миллион тирәсе кеше шул рәвешле салым органнары тикшерүенә эләгергә мөмкин.

«Финам» компаниясенең стратегия буенча директоры Ярослав Кабаков әйтүенчә, Федераль салым хезмәте иң элек счетларына ай саен 200 мең сумнан күбрәк акча күчерелгән кешеләрне игътибарга алачак.

Моңа кадәр Россия Финанс министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, эшмәкәрлек эшчәнлеге билгеләре ачыкланган очракта, үзара акча күчерүләр Федераль салым хезмәте контроленә эләгәчәк. Шундый билгеләрне берсе – елына 2,4 миллион сумнан артыграк күләмдә расланмаган керем алу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре