Картага кемнәндер акча килсә, нәрсә эшләргә икәнен аңлатканнар

Банк картасына билгесез кешедән акча килеп төшү ялгышлыкны яки мошенникларның алдарга ниятләвен аңлатырга мөмкин. “Российская газета” хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгы белгече бу җәһәттән киңәшләр биргән.

Белгеч әйтүенчә, иң элек, акчаның, чынлап та, счетка килгәнлегенә инанырга кирәк. Акча күчерелү турында хәбәр ялган булып чыгарга мөмкин.

Шуннан соң, кичекмәстән банк белән элемтәгә кереп, көтелмәгән акча керү турында хәбәр итәргә. Банк, мөрәҗәгатьне теркәп, тикшерү үткәрәчәк.

Эчке эшләр министрлыгыннан басым ясап әйтелгәнчә, көтелмәгәндә килеп төшкән акчаны, кайдан икәнлеге аңлашылганчы, тотарга ярамый. Нигезсез баю буларак бәяләнергә мөмкин бу чөнки.
Акчаны мөстәкыйль күчерергә кирәкми. Башка реквизитларга күчерүне сорасалар, ризалашырга ярамый, чөнки боларның мошенниклар булуы ихтимал. Алга таба акчаны “террорчыларга” күчерү яки урланган акчаны сезнең карта аша күчерү белән куркыта башларга мөмкиннәр, дип аңлатып үткән белгеч.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, акча бары тик банк аша гына күчерелергә тиеш.
Шулай ук үзара язышкан хәбәрләрне сакларга киңәш иткәннәр: тикшерү барышында аларның кирәге чыгуы бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре