Картлык буенча иминият пенсияләренең елына ничә тапкыр арттырыла башлаячагын әйткәннәр

2025 елдан, эшләмәүче пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясен елына ике тапкыр арттыра башлаячаклар. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләренә таянып яза.

Аның мәгълүматларына караганда, пенсияне 1 февральдән һәм 1 апрельдән арттыру күздә тотыла. Беренче тапкыр – инфляциягә карап, икенчесе – Социаль фондның инвестицияләреннән алынган керемгә карап.
Бессараб сүзләренә караганда, социаль пенсияләр күләме, элеккечә үк, 1 апрельдән индексацияләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре