Каты яраланган хәрби корреспондент хастаханәдә вафат булган

“Звезда” хәрби корреспонденты Никита Гольдинның 24 мартта махсус хәрби операция зонасында каты яралануы турында хәбәр ителгән иде. Кызганычка, журналист хастаханәдә вафат булган.

“ТАСС” хәбәренә караганда, 24 мартта Луганск халык республикасында, артиллерия утына эләгеп, алты кешенең, шул исәптән федераль массакүләм мәгълүмат чараларыннан өч хезмәткәрнең гомере өзелгән. Гольдин каты яраланган. Украина кораллы көчләре “Звезда” телеканалы төшерү төркеменең машинасын HIMARS ракеталары белән утка тоткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

махсус хәрби операция СВО "специальная военная операция "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә"

Көн хәбәре