Газетага язылу

«Каты салкыннарда, көчле кар-бураннарда вафат булып, кешегә авырлык китермәсәм иде»

Авылыбызда көздән бирле зират тирәсендә тынлык иде. Шушы көннәрдә ул тынлык бозылды: илле җиде яшьләрдәге күршебез вафат булды.

«Каты салкыннарда, көчле кар-бураннарда вафат булып, кешегә авырлык китермәсәм иде»
Фото: Регина Гыйниятуллина

Соңгы юлга озату дигәннәре, шөкер, авылда проблема түгел. Зират каршыбызда гына булса да, капкасы тау өстендә. Шуңа күрә юлны андый чакларда тау өстеннән, басу читеннән ачалар. Моңарчы кыш уртасында да зиратка юл ачу әллә ни мәшәкать тудырмый иде. Хуҗалык идарәсе техника бирә. Кайбер елларда я басудан салам ташыйлар, я үлүчеләр була да карлар тирәнәйгәнче үк юл ачыла иде. Быел моңа кадәр ул басуга техника кермәде. Кар тирән булса да, хуҗалыкта куәтле чит ил техникасы бар, «ә» дигәнче ачарлар дигән идек. Шактый изаланды аны иярләүче егет. Юкса тәҗрибәле, булдыклы, тәвәккәл механизатор әле. Авыш җир булганлыктан, тракторы аумасмы икән дип, куркып күзәттек үзен. Изалана торгач, зиратка кадәр юлны ачып бирде ул. Икенче бер кечерәк трактор исә зиратның койма читен кардан чистартты. Эш кешеләре алар кардан чистартканны көтеп тора алмый бит, нәтиҗәдә кабер казучылар, гомер булмаганча, аз калды. Үз туган-тумачаң булмаса, хәзер авылда кабер казырдай кешеләр дә кими бара дип карап тордык. Пенсия яшендәгеләр белән генә ерак китеп булмый. Гәрчә кышын туңны, башка чорда ташлы җирне ваттыру өчен җайланма булса да.

Бер чакны районның белдерүләр сайтына «Хәләл итеп чалынган ит сатыла» дигән белдерү астына берәү: «Тора-бара терлегегезне чалып, эшкәртеп бирүче таба алсагыз да сөенерсез әле», – дигән фикер калдырган иде. Куркыныч булса да, хаклык шулайрак.

Өйдә өлкән кеше булгач, үлем турында еш сөйләшенә. Ул яшьтә инде теләкләрнең күбесе шуңа бәйле була. Әни дә берничә ел инде кышын шундый теләкләрдән соң: «Каты салкыннарда, көчле кар-бураннарда вафат булып, кешегә авырлык китермәсәм иде», – дигәнне дә өсти. Без исә, борчылма, кар-буран күмсә дә, хәзер техникалар куәтле, юлларны «ә» дигәнче ачалар, анысы өчен кайгырма, калганын күбрәк телә, дип юатабыз. Тик бу хәлдән соң, дөрес әйткәнсең, дөрес теләгәнсең икән, анысын да әйт, дибез...

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре