Бу хакта Казанда узучы Россия – АСЕАН саммитында Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Сергей Катырин әйтте.
“Тиздән, мөгаен, Мәскәүне Татарстанга, Казанга күчерерләр, чөнки барлык зур чаралар сезгә килә. Ә җитди итеп әйткәндә, Татарстандагы хезмәттәшләребез оештырган күргәзмәне барып күрергә өлгергәнсездерме, белмим, әйтергә кирәк, бу – җитештерүнең иң югары дәрәҗәсе. Республика барлык юнәлешләр буенча эшли”, – диде Сергей Катырин.
Аның әйтүенчә, республиканың сәнәгать мөмкинлекләре аңа Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән икътисадый элемтәләрне үстерүдә аерым урын алырга мөмкинлек бирә. “Республика Премьер-министры әйтүенчә, Татарстанда нәрсә җитештерелүен санап торганчы, биредә нәрсәләр юк икәнен әйтүе җиңелрәк. Һәм бу чыннан да шулай. Автомобильләр дә, очу аппаратлары да – самолетлар, вертолетлар һәм башка бик күп нәрсәләр. Биредә күргәннәрем мине шаккаттырды”, – диде Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан АСЕАН илләре белән тотрыклы багланышларга ия. “Татарстанның АСЕАН илләре белән әйләнеше начар түгел. Шунысын да истә тотарга кирәк, кунакларның кайберләре бездә “Россия – Ислам дөньясы” форумында да булды. Бу инде шактый тотрыклы бәйләнешләр дигән сүз. Татарстан үзенең җитештерү, технологик һәм фәнни мөмкинлекләре белән, бәлки, АСЕАН илләре белән иң зур тышкы сәүдә мөмкинлекләренә иядер”, – диде Сергей Катырин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез