Август һәм сентябрь кавын сатып алу өчен иң әйбәт айлар санала: өлгерүнең иң югары ноктасына җитүе нәтиҗәсендә ассортименты киңәя, бәяләре төшә чөнки. Тик кайвакыт сыйфатсызлары, тәмсезләре дә очраштыргалый. “Life.ru”, “Роскачество” мәгълүматларына таянып, сыйфатлы кавынны сайлап алу серләре белән уртаклашкан.
Иң элек исенә игътибар итәргә кирәк. Нәкъ менә өлгергәненнән генә татлы-баллы хуш ис килеп тора. Шәраб яки спиртныкына охшаш әчерәк ис сизелсә, мондыеннан баш тарту хәерле.
Кабыгына карыйсы. Яшькелт урыннары булмаганын сайлау яхшырак. Сыйфатлысында кабыгындагы полосалары һәм сеткасы ярылып ята. Ә менә коңгырт карасу таплары чиктән тыш озак саклау яки бозыла башлау билгесе булырга мөмкин.
Ниһаять, “легендар” ысул – сугып карау. Өлгергәне җиңелчә генә чиерткәндә яки уч белән сукканда бөтен кавын эчендә саңгырау тавыш чыгарырга тиеш.
Игътибар! Кавынның авырлыгы да сыйфатына йогынты ясарга мөмкин. Белгечләр эрерәген һәм авыррагын сайлап алырга киңәш итә. Болары татлырак һәм сусылрак була.
Нитратына килгәндә, белгечләр сүзләренә караганда, “кыяфәте” һәм йомшагының төсе буенча гына моны билгеләп булмый. Шуңа күрә сатучыдан товарга барлык документларга ия булу-булмавын сорарга гына кала.
Шул ук вакытта кавынны саклау вакыты һәм шартларын да истә тотарга кирәк. Бөтенен салкынчарак, күләгә урында бер атна чамасы сакларга мөмкин. Кискәч, азык-төлек пленкасы белән өстен каплап, суыткычка алып куярга. Анда 3 тәүлек саклана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез