Кахов ГЭСын җимерү һәм Херсон өлкәсендәге территорияләрне су басу нәтиҗәсендә, 41 кеше һәлак булган. Бу хакта Телеграм каналында төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Алексеенко язды.
"21 июнь иртәсенә хәл <... Кызганычка каршы, үлүчеләр саны 41 кешегә җитте", - диелә хәбәрдә.
3,5 мең кеше куркыныч инфекцияләрдән прививка ясалган, 2,2 меңгә якын зыян күрүче 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алган.
Алексеенко Алешкин округында суның чигенүен һәм бары тик түбәнлекләрдә генә калуын, Яңа Каховканың «акрынлап су басу буенча гадәттән тыш хәл режимыннан чыгуын», әмма Голопристанск округының торак пунктларында су әлегә күп булуын әйтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез