Каз өмәсе: бергә-бергә күңелле

Азнакай районының Беренче Май авылында барлык йолаларына туры китереп, каз өмәсе уздырганнар. Бу көнне авыл хатын-кызлары яшь гаилә Алсу һәм Зиннур Кәримовларга җыелышканнар.

Алсу һәм Зиннур яшь кенә булуларына карамастан, бик тырыш, уңган-булган гаилә. Өлкәннәр – әти-әниләре Рим абый һәм Зимфира апа белән бергәләп абзар тутырып мал-туар асрыйлар, күпләп кош-корт тоталар.

– Авылларда каз өмәләренең гөрләгән мәле. Хатын-кызлар шулай җыелышып, бер-берләренә ярдәм итешә, – диде шушы авылның мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Габдракипова. – Бу көнне дә каз өмәсендә Кәримовларның туганнары, күршеләре, Беренче Май авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Ялкын” вокал ансамбле кызлары актив катнашты. Иң өлкән өмәчебез – Дилбәр апа Гарафиевага 70 яшь. Шулай ук бу эшле бәйрәмгә күрше Мәнәвез авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Исламова чакырулы иде. Апаларыбыз каз өмәсенең бөтен гореф-гадәтләрен яшь буынга өйрәтеп калдырырга тырышты. Аннан соң Кәримовлар әзерләгән мул табын артында матур итеп сөйләшеп, җылы итеп аралашып утырдык. Әлеге каз өмәсенең һәркем күңелендә матур бер истәлек булып саклануын теләдек.

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова

Көн хәбәре