Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак!

Әле генә Җиддә шәһәрендә ислам дөньясы мәдәнияте министрларының XIII конференциясендә әнә шул мәгълүм булды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова биредә республиканың мәдәни мирасы турында чыгыш ясап, Казанның 2026 елда ислам дөньясы мәдәни башкаласы статусын алуга заявкасын тапшырган.

Мәдәният министры үзенең чыгышында конференциядә катнашучыларны сәламләп, Җиддәнең изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә капка булып торуын, әлеге абруйлы чараның да күпләр өчен ислам мәдәнияте дөньясына капка булып хезмәт итәчәген белдергән.

“Төбәгебезнең Россиядә ислам мәдәниятен саклау үзәкләреннән берсе булып торуы белән горурланабыз. Безнең җиребез – Евразиянең иң төньяк төбәге. Биредә ислам дине мең елдан күбрәк вакыт элегрәк Идел буе Болгарында рәсми дәүләт дине буларак танылган. Әхмәд Ибн Фадланның “Рисәле” дигән борынгы кулъязмасы шуны раслый”, – дип билгеләп үткән Ирада Әюпова.

Министр мәдәниятне үстерүгә, шул исәптән ислам мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән тарихи шәхесләргә тукталып үткән. Алар арасында Каюм Насыйри да бар. Иртәгә – 14 февральдә бөек мәгърифәтченең тууына 200 ел тулу билгеләп үтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: конференциянең төп максатларыннан берсе – дөрес ислам образын һәм ислам мәдәниятен тарату, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы татулыкка корылган элемтәләрне хуплау.

Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә чыгыш ясады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе

Көн хәбәре