Аның сүзләренчә, туризм шәһәр икътисадының төп тармакларының берсенә әверелә.
– Җәйге чорда кунакханәләрнең тулуы 90 процентка җитә, бу кунакханә инфраструктурасын үстерүгә этәргеч бирә. 2025 елда өч яңа объект ачылды, шуның нәтиҗәсендә номерлар фонды 500 берәмлеккә артты. Бүген Казанда 8786 номерлы һәм 17 750 урынлы 238 туристлар кабул итү урыннары исәпләнә, – диде шәһәр башлыгы.
Туристлар агымы үсешенә вакыйгалар стратегиясе сизелерлек өлеш кертә. Узган ел шәһәр «Вакыйгалы туризм өчен иң яхшы шәһәр» номинациясендә Russian Event Awards халыкара премиясенә лаек булды. Моңа БРИКС саммиты, БРИКС+ илләренең яшүсмерләр фестивале, төрле халыкара форумнар һәм шәһәрдә узган мөһим чаралар үз өлешен кертте. «Безнең алда туристларны яңа урыннар белән кызыксындыру максаты тора. Бу уңайдан масштаблы проектлар тормышка ашырылачак: зооботаника бакчасын яңарту, аэропортның яңа пассажирлар терминалын төзү һәм креатив индустрия үсешенең төп кластеры буларак уникаль осталар үзәген оештыру. Казан Россиянең иң җәлеп итүчән шәһәрләренең берсе статусында булырга тиеш», –диде Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез