Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Волгоград өлкәсендә “Казан-Адлер” 491 нче пассажир поезды һәлакәткә юлыккан урында коткару-эзләү эшләрен төгәлләгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте бүген төнлә хәбәр иткән.
Биредә 324 белгеч, 109 берәмлек техника эшләгән. Аерым алганда, алар пассажирлар багажын поезддан чыгарып, “Котельниково” станциясенә кадәр китергән. Әйберләр хуҗаларына тапшырылырга тиеш. Шуннан соң алар үзләренең юлын дәвам итәчәк, диелгән МЧС хәбәрендә. Хәбәр 01.40 минутта урнаштырылган булган.
“РЖД” филиалы – Идел буе тимер юлының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, 30 июль 01.17 минутка “Гремячая-Котельниково” станцияләре арасындагы бер юлда хәрәкәт өлешчә торгызылган. Шулай ук төнлә хәбәр ителгәнчә, бирегә “Казан-Адлер” поезды пассажирлары өчен резервтагы 25 купе вагоны җибәрелгән. Пассажирларның су һәм азык-төлек белән тәэмин ителгәнлеге мәгълүм.
Исегезгә төшерәбез: кичә кичен Волгоград өлкәсендә “Казан-Адлер” пассажир поезды тимер юлдан килеп төшкән. Анда 800дән артыграк кеше булган. 150гә якын кеше җәрәхәтләнгән. Һәлак булучылар юк.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, поездда республикадан 19 кеше, шул исәптән 7 бала зыян күргән. Татарстаннан бер хатын-кыз, уртача хәлдә, хастаханәгә озатылган, Яшел Үзәннән тагын бер хатын-кызның баш миенә зыян килгән, ә 10 яшьлек баласының күз тирәсе җәрәхәтләнгән (табиблар 1-2 җөй салган). Алар да хастаханәдә дәвалана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез