"Казан-Адлер" поезды һәлакәтеннән соң 5 кеше хастаханәгә озатылган

Волгоград янында “Казан-Адлер” поезды үзбушаткычка килеп бәрелгәннән соң 5 кеше, шул исәптән 1 бала хастахангәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ” Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Поездда барлыгы 812 кеше булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 20 вагонның 9 ы, шул исәптән электровоз тимер юлдан төшкән.

https://vatantat.ru/2024/07/148142/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре