"Казан-Адлер" поездында 52 кешегә зыян килгән

Поезд кичә авариягә юлыккан, һәлак булучылар юк.

Волгоград өлкәсендә “Казан-Адлер” поездының үзбушаткычка бәрелүе сәбәпле 52 кешегә зыян килгән. Бу хакта “KazanFirst” Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: котчыкмалы авария кичә булган: КамАЗ үзбушаткычы тимер юл кичүе аша светофорның кызыл утына чыгып, поездга килеп бәрелгән. Берьюлы берничә вагон тимер юлдан килеп төшкән, кайберләре ауган. КамАЗ йөртүче хастаханәгә озатылган.

Фаҗигадә 52 кешегә зыян килгән. Алар арасында Татарстаннан да пассажирлар бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре