Казан аэропорты кышкы расписаниегә күчә – Нәрсәләрнең үзгәрүен аңлатабыз

Бу сезонда аэропорт пассажирларга күп төрле рейслар тәкъдим итә.
27 октябрьдән “Казан” халыкара аэропорты кышкы расписаниегә күчкән. Аэропорт 2025 елның 29 мартына кадәр шушы расписание буенча эшләячәк. “KazanFirst”, аэропортның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Аэропорт бу сезонда пассажирларга күп төрле рейслар, шул исәптән яңа рейслар тәкъдим итә.

Шулай итеп, атнасына ике тапкыр Шанхайга даими рейслар булдырылган, Гоага рейслар яңартылган, Шарджуга рейслар саны арттырылган, Шри-Ланкага туры рейслар ачылган, Шарм-әл-Шәех һәм Хургада, шулай ук Анталья, Стамбулга рейслар саны күбәйтелгән. Белградка атасына ике тапкыр даими рейслар каралган.

Халыкара рейслардан тыш, БДБ илләренә – Ереванга, Бишкәк, Дүшәнбе, Худжанд, Алматы, Астана, Минск, Баку, Тбилиси, Батуми һәм башка шәһәрләргә күздә тотылган рейслардан файдаланырга мөмкин.
Тулаем алганда. кышкы расписание Россия һәм чит илләр буенча 40тан артыграк юнәлешне үз эченә алган. Рейслар турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән аэропортның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре