Казан аэропорты вакытлыча һава судноларын кабул итми һәм очышка да чыгармый.
Аэропорт матбугат хезмәте хәбәренчә, Шарм-эль-Шейхтан Казанга юнәлгән ике рейс, экипаж командирлары карары буенча, Самарага һәм Уфага запас аэродромнарга җибәрелгән.
Тоткарланган рейсларның пассажирлары белән аэропортта Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә авиакомпанияләр вәкилләре һәм аэропорт хезмәткәрләре эшли. Балалы пассажирларга аэропортта ана һәм бала бүлмәсе хезмәте тәкъдим ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез