Казан аэропортында 20гә якын рейс тоткарлана

Бүген Казан аэропортында 18 рейс тоткарлана.

Әстерханга билгеләнгән рейс тоткарлана – аны 08.45 сәгатьтән 12.20 сәгатькә күчерделәр. Шереметьевога иртәнге самолетлар Казаннан - 13.30 һәм 15.05 сәгатьләрдә, Сочига 09.50 урынына 14.25 сәгатьтә генә очачак. Петербургка билгеләнгән рейсны 12.05 сәгатьтән 19.15 сәгатькә күчерделәр. Нарьян-Марга самолет - 16.45 сәгатьтә, ә Уфага 18.05 сәгатьтә очачак.

Барнаул, Сочи, Мәскәү, Анталья, Петербург, Нарьян-Мар һәм Әстерханнан Казанга килергә тиешле самолетлар да тоткарлана.

5 июльдән 7 июльгә кадәр авиакомпанияләр 485 рейсны кичектерде, 88 самолет запас аэродромнарга китте, 1,9 мең рейс тоткарланды, 43 мең билет кире кайтарылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре