“Казан” аэропортында Антальяга очарга әзерләнгән самолетка аэропорт хезмәтенең буксир-эткече килеп бәрелгән. Тикшерү башланган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
“Казан аэропортында “Аэрофлот” авиакомпаниясенең Казан-Анталья 794 нче рейсын үтәргә әзерләнүче самолетка техник сәбәпләр аркасында буксир-эткеч килеп бәрелгән. Гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләре ачыклана”, – дип белдерелгән Идел буе Транспорт прокуратурасында.
Самолетның фюзеляжы янчелгән, зыян күрүчеләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез