Онлайн-табло мәгълүматларына караганда, Санкт-Петербургка, шулай ук Мәскәүгә очарга тиешле рейслар тоткарлана. Калининград, Краснодар, Сочи һәм Красноярскига очарга тиешле рейслар да күчерелгән.
Очып килә торган рейсларда да тоткарлыклар бар. Казанга Новокузнецк, Шарм-эш-Шейх, Хуҗанд, Сочи, Краснодар, Хургада, Мәскәү һәм Калининградтан рейслар соңга калып килә.
Кичә Сочи аэропортында да чикләүләр кертелгән иде, әмма төнлә ул самолетларны кабул итүне һәм җибәрүне яңарттылар. Шулай ук Краснодар аэропорты да вакытлыча ябылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез