Газетага язылу

Казан аэропортында эчке һәм халыкара рейслар тоткарлана

Казан Халыкара аэропортында эчке һәм халыкара рейслар тоткарлана.

Истанбулга – ике, Мәскәүгә бер рейс тоткарлана. Шулай ук Шарм-Эш-Шейхка билгеләнгән рейс та соңрак китәчәк.

Истанбул, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сочи һәм Шарм-Эш-Шейхтан Казанга төшәргә тиешле самолетлар да тоткарлана.

Дубайдан 02.30 сәгатьтә килеп җитәргә тиешле рейс 11.20 сәгатьтә Казанда төшәр дип көтелә. Дубайдан тагын бер рейс кичектерелгән.

Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, аэропортларда мобиль кабул итү бүлмәләре оештырылган, анда закон бозулар белән очрашкан һәркем мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, пассажирлар +7 (910) 796-59-45 номеры буенча кизү торучы прокурор белән элемтәгә керә ала.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре