Бүген социаль челтәрләрдә, Казан аэропортында рейсларның тоткарлануы һава торышының начар булуына һәм кар явуга бәйле, дигән хәбәрләр пәйда булды. Ләкин Казан аэропорты матбугат хезмәте бу мәгълүматны кире каккан.
“Берничә авиарейсны бераз тоткарлау самолетларны, очып китәр алдыннан, бозлануга каршы реагент белән эшкәртү зарурилыгына бәйле”, – дип аңлатканнар матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, Астана, Мәскәү һәм Истанбулга рейсларның тоткарлануы самолетларның Казан аэропортына соңарып килүенә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез